Яратылыш 7
7
1Раббы Нухка:
– Бөтен гаиләң белән берлектә көймәгә кер, – диде. – Чөнки бу буын кешеләре арасында син Минем хозурымда тугры булдың. 2-3Җир йөзендә токымнары сакланып калсын өчен, чиста хайваннардан ата һәм ана җенесле җиде парны, чиста булмаганнардан шулай ук ата һәм ана җенесле берәр пар, кошлардан исә җиде парны үз яныңа ал. 4Чөнки җиде көннән соң Мин җир йөзенә кырык көн һәм кырык төн буе тоташтан яңгыр яудырачакмын – Үзем яраткан бар нәрсәне җир йөзеннән юк итәчәкмен.
5Раббының барлык боерыкларын Нух җиренә җиткереп үтәде.
6Җир йөзен туфан каплый башлаган чакта, Нухка алты йөз яшь иде. 7Туфаннан котылып калу өчен, Нух үзе, аның белән бергә хатыны, угыллары, киленнәре көймәгә керделәр. 8-9Аллаһы Нухка кушканча, чиста һәм чиста булмаган һәр токым хайван, кош һәм сөйрәлүчеләрдән – һәрберсеннән ата һәм ана җенесле берәр пар – Нух янына килеп, көймәгә менделәр.
10Җиде көннән соң туфан купты. 11Нух гомеренең алты йөзенче елында, икенче айда, айның унҗиденче көнендә, нәкъ шул көнне, күк капулары ачылып, төпсез упкыннар эченнән җир йөзенә томалап яңгыр коя башлады. 12Ул кырык көн һәм кырык төн тоташтан яуды. 13Яңгыр башланган көнне Нух, угыллары Шем, Хам, Яфет, Нухның хатыны һәм өч килене көймәгә кереп урнаштылар. 14Алар белән берлектә кыргый хайваннар, терлек, җирдә сөйрәлүче хәшәрәтләр, канатлы кош-корт, канатлы очар кошлар – һәркайсы икешәр-икешәр булып – көймәгә керделәр. 15Сулышы бар һәр төр терек җан пар-пар булып Нух янына көймәгә кергән иде. 16Аллаһы кушканча, һәр парның берсе ата җенесендә, икенчесе ана җенесендә иде. Раббы көймәгә кергәннәр артыннан ишекне япты.
17Су күтәрелү кырык көн дәвам итте. Сулар, тәмам ташып, көймәне җир өстеннән югары күтәрде. 18Су ташкыны артканнан арта барды, бөтен җирне каплады, көймә су өстеннән йөзеп китте. 19Шулкадәр артты ки, күк астындагы барлык биек-биек таулар су астында калды. 20Су, тауларны ташкын астында калдырып, алар өстеннән унбиш терсәк югары күтәрелгән иде.
21-22Җир йөзендәге сулышы бар бөтен җан иясе: кыргый хайваннар да, терлек тә, кош-корт, сөйрәлүчеләр һәм кешеләр дә – һәммәсе һәлак булды, юк ителде. 23Адәм баласыннан башлап хайваннарга кадәр, сөйрәлүче хәшәрәтләрдән алып очар кошларга кадәр барлык җан ияләре үлемгә дучар булды; җир йөзендәге бар нәрсә юкка чыкты. Фәкать Нух һәм аның белән бергә көймәдә булганнар гына исән калды.
24Су күтәрелү тагын йөз илле көн дәвам итте.
© Институт перевода Библии, 2015