1
Яхъя 1:12
Изге Язма
Ә Аны кабул итеп, Аңа инанучыларга Ул Аллаһы балалары булу хокукы бирде.
موازنہ
تلاش Яхъя 1:12
2
Яхъя 1:1
Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган.
تلاش Яхъя 1:1
3
Яхъя 1:5
Яктылык караңгылыкта яктырта, караңгылык исә аны сүндерә алмаган.
تلاش Яхъя 1:5
4
Яхъя 1:14
Сүз Кеше булды, безнең арада яшәде, мәрхәмәт вә хакыйкать белән тулы иде Ул. Без Аның данын, Атаның бердәнбер Углына биргән данын күрдек.
تلاش Яхъя 1:14
5
Яхъя 1:3-4
Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һәр нәрсә Аңардан башка яратылмаган. Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән.
تلاش Яхъя 1:3-4
6
Яхъя 1:29
Икенче көнне Яхъя, каршына килүче Гайсәне күреп: – Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне.
تلاش Яхъя 1:29
7
Яхъя 1:10-11
Ул дөньяда булды, ләкин дөнья, Аның аша яратылган булуына карамастан, Аны танымады. Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде.
تلاش Яхъя 1:10-11
8
Яхъя 1:9
Дөньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде.
تلاش Яхъя 1:9
9
Яхъя 1:17
Канун Муса аркылы бирелгән, мәрхәмәт һәм хакыйкать исә Гайсә Мәсих аша килде.
تلاش Яхъя 1:17
صفحہ اول
بائبل
مطالعاتی منصوبہ
Videos