Гайсә бер шәһәрдә булганда, янына бөтен тәнен махау зәхмәте баскан бер кеше килде һәм, Гайсәне күргәч, йөзтүбән капланды да ялварып:
– Әфәндем! Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең Син, – диде.
Гайсә, кулын сузып, аңа орынды һәм:
– Әйе, телим. Тазарын! – диде, һәм әлеге кеше шундук махаудан арынды.