Шуннан соң иблис Гайсәне югарыга алып менде һәм мизгел эчендә Аңа галәмдәге барлык патшалыкларны күрсәтте.
– Шушы патшалыкларның барысы өстеннән хакимлекне һәм аларның данын сиңа тапшырам, – диде Аңа иблис, – чөнки аларның барысы миңа бирелгән, һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам. Шулай итеп, миңа табынсаң, барысы да Синеке булыр.
Моңа каршы Гайсә болай дип җавап бирде:
– Изге язмада: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит», – дип әйтелгән.