Ишагыйя пәйгамбәр китабында бу хакта болай дип язылган:
«Чүлдә әнә бер аваз яңгырый:
„Раббыга юл әзерләгез:
Аның барыр сукмакларын турайтыгыз,
һәрбер чокыр тигезләнсен,
таулар һәм калку урыннар түбәнәйсен,
бормалы юллар турылансын,
сикәлтәләр тигезләнсен –
шул чагында барча кешеләр
Аллаһының коткаруын күрерләр“».