Лүк 1
1
1-2Арабызда булып үткән вакыйгалар турында күпләр язарга алынды. Алар әлеге вакыйгаларны баштан ук үз күзләре белән күргән кешеләрнең, Аллаһы Сүзен вәгазьләүчеләрнең шаһитлыкларына таянып хикәяләде. 3-4Шулай итеп, мин дә, мөхтәрәм Тәүфил#1:3-4 Тәүфил – грек телендә «Теофилос»; «Аллаһының сөеклесе» яки «Аллаһыны сөюче» дигәнне аңлата. , үзеңә бирелгән белемнәрнең дөреслегенә инануыңны теләп, барысын да баштан ук җентекләп тикшергәннән соң, шушыларның һәммәсе турында сиңа эзлекле рәвештә язарга дигән фикергә килдем.
Яхъяның туасы алдан мәгълүм булу
5Яһүдиядә#1:5 Яһүдия – монда бөтен Фәләстин җиренә карый. 4:44, 6:17, 7:17 һәм 23:5 тә шул ук мәгънәдә. Һируд патша идарә иткән заманда, Абия нәселеннән булган руханилар төркемендә Зәкәрия атлы бер рухани яши иде. Аның хатыны Элисабет тә руханилар нәселеннән булып, 6алар икесе дә Раббы әмерләрен һәм Ул кушканнарны төгәл үтәүче тәкъвалардан иде. 7Инде олы яшькә җиткән бу икәүнең, Элисабет балага уза алмаганлыктан, балалары юк иде.
8Зәкәрия төркеме үз нәүбәтендә Аллаһы хозурында рухани хезмәте башкарган бер көнне, 9руханиларда кабул ителгәнчә жирәбә салып, Раббы йортында хуш исле сумала-майлар төтәсләү Зәкәриягә чыкты.
10Аллаһы йортында хуш исле сумала-майлар көйрәткәндә, бар халык тышкы якта дога кылып торды. 11Шулвакыт Зәкәрия алдында, хуш исле сумала-майлар көйрәтә торган мәзбәхтән уң якта, Раббы фәрештәсе пәйда булды. 12Фәрештәне күргәч, Зәкәрия бик нык курыкты. 13Фәрештә исә аңа:
– Курыкма, Зәкәрия, синең догаң килеп иреште, – диде. – Хатының Элисабет сиңа ир бала тудырачак, син аңа Яхъя#1:13 Яхъя – яһүдчә «Раббы мәрхәмәтле» мәгънәсендә. дип исем кушарсың. 14Ул сиңа сөенеч һәм шатлык китерер, аның тууына күпләр куаныр, 15чөнки Раббы каршында ул бөек булыр, шәраб һәм исерткеч эчемлекләр эчмәс, анасының карынында вакытта ук Изге Рух белән сугарылыр. 16Исраил балаларының күбесен ул Раббыга, аларның үз Алласына кире кайтарыр. 17Ильясныкы кебек рухка һәм кодрәткә ия булып, Раббы алдыннан барыр, аталарны һәм балаларны татулаштырыр, Аллаһыга буйсынмасларны тәкъвалар юлына борыр һәм Раббының килүенә халыкны әзерләр.
18Зәкәрия фәрештәдән:
– Моның шулай буласын мин ничек белермен? – дип сорады. – Мин инде карт, хатыным да олы яшьтә.
19– Мин – Аллаһыга хезмәт итүче Җәбраилмен, – диде аңа фәрештә, – һәм мине Ул шушы куанычлы хәбәрне сиңа җиткерү өчен җибәрде. 20Вакыты җиткәч, мин әйткәннәр чынга ашар. Ә хәзер, минем сүзләремә ышанмаган өчен, әйткәннәрем тормышка ашканчы, телсез булырсың һәм сөйләшә алмассың.
21Халык, Аллаһы йортында Зәкәриянең тоткарлануына аптырап, аны көтә бирде. 22Зәкәрия исә, Аллаһы йортыннан чыккач, сөйләшә алмады, һәм кешеләр аңа илаһи күренеш ирешкәнен аңладылар. Ул алар белән ишарәләр ярдәмендә аңлашты һәм телсез килеш кала бирде.
23Хезмәт башкару көннәре тәмамлангач, ул өенә кайтты. 24Күпмедер вакыттан соң хатыны Элисабет балага узды һәм биш ай буена кеше арасына чыкмады.
25– Минем хакка моны Раббы эшләде, Ул, миңа игътибар биреп, ил алдында йөз каралыгыннан коткарды, – диде ул.
Гайсәнең туачагы алдан мәгълүм булу
26-27Элисабет балага узып, алтынчы ай киткәч, Аллаһы Җәбраил фәрештәне Гәлиләя өлкәсендәге Насара шәһәренә, Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына җибәрде. Әлеге Мәрьям Давыт нәселеннән булган Йосыф атлы кешегә ярәшелгән иде. 28Мәрьям янына килеп, фәрештә:
– Иминлек сиңа! Аллаһының мәрхәмәтен кабул итүче син. Раббы синең белән! – диде.
29Мәрьям исә бу сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырышып кыенсынып калды. 30Фәрештә аңа:
– Курыкма, Мәрьям! Аллаһы сиңа мәрхәмәт кылды. 31Син буйга узарсың һәм Ир Бала табарсың, Аңа Гайсә#1:31 Гайсә – яһүдчә «Ешуа»; «Раббы коткара» дигәнне аңлата. дип исем кушарсың. 32Ул бөек булыр, Аны Хак Тәгаләнең Углы дип йөртерләр. Раббы Алла Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирер, 33Ул Ягъкуб халкы өстеннән мәңге патшалык итәр, һәм патшалыгының ахыры булмас, – диде.
34Мәрьям исә фәрештәдән:
– Ничек шулай була алыр икән? – дип сорады. – Мин бит әле кияүдә түгелмен!
35– Изге Рух иңеп, сине Аллаһы Тәгаләнең кодрәте каплап алачак, шуңа күрә синнән туачак Бала изге булыр һәм Аллаһы Углы дип аталыр, – дип җавап бирде фәрештә. – 36Менә, кардәшең Элисабет тә картайган көнендә балага узды, ул ир бала көтә. Кешеләр аның турында, авырга уза алмый, дип әйтәләр иде, ә ул инде алтынчы аен авырлы, 37чөнки Аллаһы булдыра алмаган эш юк.
38Шуннан Мәрьям:
– Мин – Раббы бәндәсемен, син ничек әйтсәң, шулай булсын, – диде.
Һәм фәрештә аның яныннан китеп барды.
Мәрьямнең Элисабет янына кунакка килүе
39Озак та үтмәстән Мәрьям ашыгып кына таулы Яһүдиядә урнашкан шәһәргә, Элисабетләргә китеп барды. 40Килеп җитеп, Зәкәриянең өенә керде һәм Элисабет белән исәнләште. 41Мәрьямнең сәламләвен ишетүгә, Элисабет карынындагы бала хәрәкәтләнеп куйды, һәм Элисабет Изге Рух белән сугарылды. 42Ул күтәренке тавыш белән:
– Хатыннар арасында син иң мөбарәге! Карыныңдагы балаң да мөбарәктер! – диде. – 43Ни өчен мин шундый илтифатка лаек булдым икән, минем янга Хакимемнең анасы килгән! 44Синең сәламеңне ишетүгә, карынымдагы балам шатлыгыннан талпынып куйды. 45Раббы тарафыннан үзенә әйтелгән сүзләрнең тормышка ашасына ышанган хатын бәхетледер!
Мәрьямнең мәдхиясе
46«Күңелем Раббыны данлый,
47Рухым Аллаһыны, Коткаручымны уйлап шатлана,
48чөнки Ул Үзенең күндәм колына игътибар итте.
Моннан соң барлык буыннар мине
бәхетле дип атарлар,
49чөнки Кодрәт Иясе минем өчен бөек эшләр кылды!
Аның исеме мөкатдәс!
50Үзеннән куркучыларга Ул буыннан-буынга шәфкать күрсәтә.
51Үз кулы белән Ул куәтле эшләр кылды:
күңелендә тәкәббер уй йөрткәннәрне куып таратты.
52Түрәләрне тәхетләреннән төшерде,
ә түбәндәгеләрне күтәрде.
53Нигъмәтләре белән ачларның тамагын туйдырды,
ә байларны буш кул белән җибәрде.
54-55Аталарыбызга биргән вәгъдәсе буенча,
хезмәтчесе Исраилгә ярдәм итте,
халкын исендә тотып,
Ибраһимга һәм аның нәселенә
мәңгегә шәфкать күрсәтте», – диде Мәрьям.
56Мәрьям, өч айга якын Элисабет янында кунак булганнан соң, үз өенә кайтты.
Яхъяның тууы
57Элисабетнең бала табар вакыты җитте, һәм ул ир бала тудырды. 58Күршеләре һәм кардәшләре, Раббының Элисабеткә зур шәфкать күрсәтүен ишетеп, аның белән бергә куандылар. 59Сигезенче көнне баланы сөннәткә утыртырга килделәр һәм аны атасы исеме белән Зәкәрия дип атарга теләделәр. 60Ләкин баланың анасы, каршы килеп:
– Юк, аның исеме Яхъя булырга тиеш, – диде.
61– Синең кардәшләрең арасында андый исемне йөртүче юк бит, – диделәр аңа, – 62һәм ишарәләр ярдәмендә баланың атасыннан нинди исем кушарга теләвен сорадылар.
63Зәкәрия, язар өчен, такта сорап алып: «Аның исеме Яхъя», – дип язды. Барысы да хәйран калдылар. 64Шул мизгелдә аның теле ачылды, һәм ул, Аллаһыны данлап сөйли башлады. 65Зәкәрия белән Элисабетнең күрше-тирәсендә яшәүчеләр барысы куркуга калды; таулы Яһүдиянең барлык төбәкләрендә шушы вакыйгалар турында гына сөйләделәр. 66Шушы турыда ишеткән һәркем, уйга калып, күңеленнән: «Бу бала кем булыр икән?» – дип баш ватты. Чөнки, дөрестән дә, Раббының кодрәте аның белән булды.
Зәкәриянең мәдхиясе
67Баланың атасы Зәкәрия, Изге Рух белән сугарылып, телгә килде һәм пәйгамбәрлек кылды:
68«Раббыны, Исраилнең Алласын, данлыйк,
чөнки Ул ярдәмгә килде һәм Үз халкын азат итте,
69Үзенең колы Давыт нәселеннән
куәтле Коткаручыны җибәрде,
70бу турыда Ул күп еллар элек
Үзенең изге пәйгамбәрләре аша әйткән иде.
71Коткаручы безне дошманнардан
һәм безне нәфрәт итүчеләрдән йолып алырга дип килде.
72-75Дошманнарыбыз кулыннан котылгач,
гомеребезнең барлык көннәрендә
бернәрсәдән курыкмыйча,
Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып,
Аңа хезмәт итә алсын өчен,
Аллаһы шул рәвешле ата-бабаларыбызга
шәфкать күрсәтте,
Үзе төзегән изге килешүне –
атабыз Ибраһимга биргән антын –
исендә тотты.
76Һәм син, сабый,
Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип аталырсың,
чөнки, Раббыга юлны әзерләп,
Аның алдыннан барырсың,
77Аның халкына,
гөнаһларыгыз кичерелгәч,
сезне котылу көтә, дип белдерерсең.
78Аллабызның шәфкате ташып тора,
һәм шуңа күрә безгә
югарыдан таң кояшы иңәчәк;
79караңгыда һәм үлем күләгәсендә утырганнарга яктылык бирү өчен,
аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтү өчен киләчәк Ул».
80Ә бала үсә һәм рухи яктан ныгый бирде. Ул, Исраил халкына күренер вакыт җиткәнче, чүл якларында гомер сөрде.
موجودہ انتخاب:
Лүк 1: TtrBBL
سرخی
شئیر
کاپی
کیا آپ جاہتے ہیں کہ آپ کی سرکیاں آپ کی devices پر محفوظ ہوں؟ Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015