Лүк 13
13
Тәүбә итмәсәгез һәлак булырсыз
1Шулвакыт кемнәрдер, Гайсә янына килеп, Пилат үтерткән гәлиләялеләр турында сөйләде. Корбан китергән вакытта үтерелгән әлеге кешеләрнең каны корбанлык малның каны белән аралашып аккан ди. 2Шушы хәлгә карата Гайсә:
– Бу гәлиләялеләр калган бөтен Гәлиләя кешеләреннән гөнаһлырак булган өчен шулай җәфа чиккәннәр дип уйлыйсызмы? – диде. – 3Юк, дип әйтәм Мин сезгә! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булырсыз. 4Яки сез Шилуахтагы манара басып үтергән шул унсигез кеше Иерусалимдә яшәүчеләрнең барысыннан да гаеплерәк булган дип уйлыйсызмы? 5Юк, дип әйтәм Мин сезгә! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булырсыз.
6Шуннан Гайсә мондый гыйбрәтле хикәя сөйләде:
– Берәүнең йөзем бакчасында инҗир агачы үсеп утырган, ди. Бервакыт ул бакчага килгән дә агачтан җимеш эзләргә тотынган, ләкин, таба алмагач, 7бакчачыга: «Менә өч ел инде мин шушы инҗирнең җимешен җыярга дип киләм, ләкин таба алмыйм. Кисеп ташла аны! Ни өчен ул урын алып тора?» – дигән. 8Бакчачы исә аңа болай дип җавап биргән: «Хуҗам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин, аның әйләнә-тирәсен казып, тирес салырмын, 9бәлки киләсе елга җимеш бирер. Юк икән, кисеп ташларга кушарсың».
Шимбә көнне Гайсәнең бер авыруны савыктыруы
10Шимбә көнне Гайсә гыйбадәтханәләрнең берсендә гыйлем бирде. 11Анда унсигез ел буена явыз рухтан интегеп бөкрәеп беткән, бөтенләй турая алмаган бер хатын бар иде.
12Аны, күреп, Гайсә Үз янына чакырып алды да:
– Апа, син чиреңнән котылдың, – диде.
13Гайсә аның башына кулларын куюга, хатын шундук тураеп басты һәм Аллаһыны данлый башлады. 14Гыйбадәтханә башлыгы исә, Гайсәнең шимбә көнне дәвалавына ачуы килеп, халыкка:
– Эшләү өчен, атнада алты көн бар; чирегездән савыгу өчен, шимбә көнне түгел, әнә шул көннәрнең берсендә килегез, – диде.
15Хаким Гайсә, аңа җавап итеп:
– Икейөзлеләр, шимбә көнне сезнең һәркайсыгыз үгезен яки ишәген, утлыктан ычкындырып, су эчертергә алып бармыймыни? – диде. – 16Ибраһим нәселеннән булган бу хатынны унсигез ел буе шайтан бәйләп тоткан. Аны бу чиреннән шимбә көнне азат итәргә ярамыймыни?
17Бу сүзләрне ишеткәч, Аңа каршы сөйләүчеләр барысы да оялдылар; бар халык исә Ул кылган данлы эшләргә шатланды.
Горчица орлыгы һәм ачыткы турында гыйбрәтле сүзләр
18Шуннан Гайсә:
– Аллаһы Патшалыгы нәрсәгә охшаган, аны нәрсә белән чагыштырыйм? – диде. – 19Күз алдына китерегез: бер кеше үзенең бакчасында горчица орлыгы утырткан, һәм ул агач кебек биек булып үскән; кошлар аның ботаклары арасында оя корган, ди.
20Сүзен дәвам итеп, Ул:
– Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып була икән? – диде. – 21Ул ачыткы кебек; менә бер хатын, ачыткы салып, бер капчык#13:21 …бер капчык… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: өч сатон; сатон – сыеклык үлчәү берәмлеге, 7,3 л. Яһүд телендәге төп нөсхәдә «сеа» дип бирелә. оннан камыр басып куйган, һәм берникадәр вакыттан камыры бик нык кабарган, ди.
Тар ишек
22Гайсә, шәһәр-авылларда туктый-туктый халыкка гыйлем биреп, Иерусалимгә таба юл тотты. 23Кемдер Аңардан:
– Әфәндем! Шулай бик азлар котылырмыни? – дип сорады.
Ул исә, андагы кешеләргә җавап итеп:
24– Тар ишектән керергә омтылыгыз. Сезгә әйтәм: күпләр керергә тырышып карарлар, әмма булдыра алмаслар, – диде. – 25Йорт Хуҗасы, торып, ишекне бикләгәннән соң, сез тышкы яктан ишек кага башларсыз һәм: «Әфәндем! Ишекне ач безгә», – диярсез. Ә Ул сезгә: «Кем икәнегезне һәм кайдан килгәнегезне белмим», – дип җавап бирер. 26Шунда сез: «Без Синең белән бергә ашап-эчтек, һәм Син урамнарыбызда безгә гыйлем бирдең», – дип әйтә башларсыз. 27Әмма Ул: «Кем икәнегезне һәм кайдан килгәнегезне белмим, явызлык кылучылар, һәммәгез янымнан китегез!» – дияр. 28Ибраһимның, Исхакның, Ягъкубның һәм барлык пәйгамбәрләрнең Аллаһы Патшалыгында булуын, ә үзегезнең аннан куылуыгызны күреп, сез еларсыз һәм тешләрегезне шыкырдатырсыз. 29Көнчыгыш һәм көнбатыш, төньяк һәм көньяк тарафлардан кешеләр, килеп, Аллаһы Патшалыгында мәҗлестә утырырлар. 30Хәзер соңгы булганнар – беренче, беренче булганнар ахыргы саналыр.
31Шулвакыт берничә фарисей, килеп, Гайсәгә:
– Сиңа моннан китәргә кирәк, чөнки Һируд Сине үтерергә тели, – диде.
32Ул аларга болай дип җавап бирде:
– Барыгыз, ул төлкегә: «Бүген һәм иртәгә җеннәрне куып чыгарам, авыруларны савыктырам, ә өченче көнгә эшемне тәмамлармын», – дип әйтегез. 33Ләкин Мин бүген дә, иртәгә дә һәм берсекөнгә дә Үз юлымны дәвам итәргә тиешмен, чөнки пәйгамбәрнең Иерусалимнән читтә һәлак булуы мөмкин эш түгелдер.
34И-и Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче, хозурыңа җибәрелгәннәрне ташлар атып кыйнаучы шәһәр! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә синең халкыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез! 35Инде менә Изге йортыгыз бушап, ташландык булып калыр. Сезгә шуны әйтеп куям: «Раббы исеменнән Килүче мөбарәктер!»#13:35 Карагыз: «Зәбур», 117:26. дип әйтми торып, Мине кабат күрмәссез.
موجودہ انتخاب:
Лүк 13: TtrBBL
سرخی
شئیر
کاپی
کیا آپ جاہتے ہیں کہ آپ کی سرکیاں آپ کی devices پر محفوظ ہوں؟ Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015