Яратылыш 14
14
Ибрамның Лутны әсирлектән коткаруы
1Шул заманнарда булган хәлләр ки, Шинар патшасы Амрафел, Элласар патшасы Ариох, Элам патшасы Кедорлагомер һәм Гоим патшасы Тидал, 2дүртәүләп, Сәдүм патшасы Берага, Гамура патшасы Биршага, Адма патшасы Шинабка, Сәбоим патшасы Шемеберга һәм Бела, ягъни Согар патшасына каршы сугыш ачтылар. 3Бу соңгы биш патша бүгенге көндә Тозлы диңгез урнашкан Сиддим үзәнлегендә үзләренең сугышчан көчләрен берләштерделәр. 4Бу патшалар, унике ел Кедорлагомер патша кулы астында буйсынып яшәп, унөченче елында аңа каршы баш күтәргәннәр иде. 5Ундүртенче елда исә Кедорлагомер һәм аңа килеп кушылган патшалар Аштерот-Карнаимдә – рефаимнәрне, Һамда – зузимнәрне, Шаве-Кыръятаимдә – эмимнәрне, 6чүл кырыендагы Эл-Паранга кадәр сузылган Сәгыйрь таулыгы янында хориләрне тар-мар иттеләр. 7Аннан әйләнеп кайткач, Эн-Мишпатка, ягъни Кадышка юл тотып, амалыкыйларның бөтен җирләрен басып алдылар һәм шулай ук Хасесон-Тамарда яшәгән амориләрне тар-мар китерделәр. 8-9Һәм менә биш патша – Сәдүм патшасы, Гамура патшасы, Адма патшасы, Сәбоим патшасы һәм Бела, ягъни Согар патшасы, дүрт патшага – Элам патшасы Кедорлагомерга, Гоим патшасы Тидалга, Шинар патшасы Амрафелга һәм Элласар патшасы Ариохка каршы Сиддим үзәнлегендә сугышка керделәр. 10Сиддим үзәнлегендә сумала чокырлары бик күп иде. Сәдүм һәм Гамура патшалары качып киткәндә, адәмнәреннән кайберләре шул чокырларга егылып төшеп һәлак булдылар. Исән калганнары исә тауларга качты. 11Җиңүчеләр Сәдүм һәм Гамурада булган бар мөлкәтне, барлык азык-төлекне үзләре белән алып киттеләр. 12Ул вакытларда Сәдүмдә яшәгән Ибрам кардәше Лутны да бөтен малы-мөлкәте белән бергә алып киттеләр.
13Әсирлектән котылган берәү, килеп, гыйбри#14:13 Гыйбри – еврейләрнең борынгы атамасы; әлеге сүзнең тамыры Гыйбер дигән кеше исеменнән алынган (карагыз: «Яратылыш», 10:21). Ибрамга хәлне белгертте. Ул чакта Ибрам Эшкүлнең һәм Анерның кардәше янында – амори Мәмренең имәнлегендә яши иде. Болар Ибрам яклы кешеләр иде. 14Кардәше Лутның әсир төшүен ишеткәч, Ибрам, үзенең өендә туып үскән өч йөз дә унсигез кол адәмне коралландырып, дошман артыннан куа чыкты. Дан шәһәренә җиткәч, 15адәмнәрен төркем-төркем бүлеп, төнлә белән дошман өстенә һөҗүм ясады, аны, тар-мар итеп, Дәмәшкътән төньяктарак урнашкан Хоба дигән җиргә кадәр эзәрлекләде. 16Алып кителгән байлыкны, әсир хатыннарны һәм адәмнәрне кире кайтарды, кардәше Лутны әсирлектән коткарып, аның да бар мал-мөлкәтен үзенә кайтарып бирде. 17Кедорлагомерны һәм аның яклы патшаларны тар-мар итеп кайтып килгәндә, хәзер Патша үзәне дип йөртелгән Шаве җирендә Ибрамны Сәдүм патшасы каршылады. 18Аллаһы Тәгаләнең рухание булган Салим патшасы Мәлик-Садыйк та Ибрамны икмәк һәм шәраб белән каршы алды. 19Изгелек теләп әйтте:
«Җирне-күкне бар иткән Аллаһы Тәгалә
бәндәсе Ибрамны мөбарәк кылсын!
20Дошманнарыңны кулыңа тапшырган Аллаһы Тәгаләгә
мактау-шөкерләр яусын!»
Ибрам үзендә булган бар мал-мөлкәтнең уннан бер өлешен Мәлик-Садыйкка бүлеп бирде. 21Сәдүм патшасы Ибрамга:
– Адәмнәрне миңа калдыр, мал-мөлкәтне үзеңә ал, – диде.
22Ләкин Ибрам Сәдүм патшасына әйтте:
– Раббыга, җирне-күкне бар иткән Аллаһы Тәгаләгә кулымны күтәреп ант итәм: 23синеке булган мөлкәттән бер нәрсәне, хәтта җепне яки аяк киеме каешын да алмаячакмын. Син кемгәдер: «Мин Ибрамны баеттым!» – дип әйтерлек булмасын. 24Ләкин угланнар ашаган өлеш моңа керми. Шулай ук минем белән барган адәмнәр – Анер, Эшкүл һәм Мәмре – үз өлешләрен алсыннар.
© Институт перевода Библии, 2015