Лүк 3
3
Чумдыручы Яхъяның вәгазьләве
1Кайсар Тибери хакимлегенең унбишенче елында, Яһүдиядә римлы Понти Пилат идарә иткән чорда, өлкә идарәчесе вазифасын Гәлиләядә – Һируд#3:1 Һируд – Һируд Антипас, Бөек Һирудның углы. , Итурая һәм Трахунитис өлкәләрендә – аның бертуган кардәше Филип, Абилинидә Лусани башкарды. 2Олуг рухани вазифасын Һаннас һәм Кәяфәс башкара иде. Шул көннәрдә чүлдә яшәүче Зәкәрия углы Яхъяга Аллаһы сүзе килеп иреште. 3Шуннан Яхъя, Үрдүн елгасы тирәсендәге барлык төбәкләрне әйләнеп чыгып, тәүбәгә килүегезнең билгесе итеп суга чуму йоласын үтәгез, һәм Аллаһы сезнең гөнаһларыгызны кичерер, дип халыкны вәгазьләп йөрде. 4Ишагыйя пәйгамбәр китабында бу хакта болай дип язылган:
«Чүлдә әнә бер аваз яңгырый:
„Раббыга юл әзерләгез:
Аның барыр сукмакларын турайтыгыз,
5һәрбер чокыр тигезләнсен,
таулар һәм калку урыннар түбәнәйсен,
бормалы юллар турылансын,
сикәлтәләр тигезләнсен –
6шул чагында барча кешеләр
Аллаһының коткаруын күрерләр“»#3:4-6 Карагыз: «Ишагыйя», 40:3-5. .
7Суга чуму йоласын үтәр өчен күпләп-күпләп килгән халыкка Яхъя:
– И-и сез, елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ачу-ярсуыннан качып котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә? – диде. – 8Тәүбәгә килүегезнең ихлас күңелдән икәнен эшегез белән раслагыз. «Безнең атабыз Ибраһим бит, котылырбыз!» дип уйлый күрмәгез. Шуны әйтәм сезгә: Аллаһы әнә шул ташлардан да Ибраһимга балалар бар кыла ала. 9Агач тамыры янында балта әзер ята: яхшы җимеш бирмәүче һәр агачны, кисеп, утка ташлыйлар.
10– Безгә нәрсә эшләргә соң? – дип сораган халыкка Яхъя:
11– Ике күлмәге булган кеше аның берсен күлмәксезгә бирсен. Ризыгы барлар ашарына булмаган кеше белән бүлешсен, – дип җавап кайтара иде.
12Суга чумдыру йоласын үтәр өчен, салым җыючылар да килделәр һәм Яхъядан:
– Остаз! Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорадылар.
13Ул аларга:
– Тиешеннән артыгын таләп итмәгез, – дип җавап бирде.
14Гаскәриләр дә:
– Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорады.
– Беркемнән дә көчләп, янап әйбер алмагыз. Хезмәт хакыгыздан канәгать булыгыз, – диде Яхъя.
15Халык өметләнеп яшәде; Яхъя хакында күңеленнән һәркем: «Мәсих шул түгел микән?» – дип уйлады. 16Әмма Яхъя аларның барысына болай дип җавап бирде:
– Мин сезне суга чумдырам. Ләкин миннән кодрәтлерәк Берәү килә, мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен. Ул башкарган чумдыру Изге Рух һәм ут белән булыр. 17Ындырдагы ашлыкны җилгәрер өчен, Ул кулына җилгәргеч тоткан; бодаен, аерып, келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр.
18Яхъя шулай, халыкка күп нәрсәләр турында үгет-нәсыйхәт биреп, Яхшы хәбәрне бәян итеп йөрде. 19Әмма өлкә идарәчесе Һируд, бертуган кардәшенең хатыны Һирудия белән булган мөнәсәбәтләре һәм башка явызлыклары өчен Яхъя тарафыннан фаш ителеп, 20кылган җинаятьләренә тагын бер җинаять өстәде – Яхъяны зинданга утыртты.
Гайсәнең суга чуму йоласын үтәве
21Бар халык суга чуму йоласын үтәгән вакытта, Гайсә дә бу йоланы үтәде. Ул дога кылып торган чакта, күк капусы ачылды да 22Аңа күгәрчен рәвешендә Изге Рух иңде, һәм күкләрдән:
– Син – Минем сөекле Углым; Син – Минем куанычым! – дигән сүзләр яңгырады.
Гайсәнең нәсел шәҗәрәсе
23Хезмәтен башлаган вакытта, Гайсә утыз яшьләр чамасында иде. Кешеләр Аны Йосыф углы дип уйлады. Эли углы Йосыфның ата-бабалары шулар: Эли, 24Маттат, Леви, Мәлки, Яннай, Йосыф, 25Мәттития, Амотс, Нахум, Һесли, Нәггәй, 26Махат, Мәттития, Шымгый, Йосых, Йода, 27Йоханан, Риса, Зеруббабел, Шеһалтиел, Нер, 28Мәлки, Адди, Көсам, Элмадам, Эр, 29Ешуа, Элигызыр, Йорим, Маттат, Леви, 30Шимун, Яһүдә, Йосыф, Йонам, Эльякыйм, 31Мелеа, Менна, Маттата, Натан, Давыт, 32Ишай, Обид, Богаз, Салмон, Нахшон, 33Амминадаб, Админ, Арни, Хесрон, Перес, Яһүдә, 34Ягъкуб, Исхак, Ибраһим, Терах, Нахор, 35Серуг, Регу, Пелег, Гыйбер, Шелах, 36Кынан, Әрпәхшәд, Шем, Нух, Ләмех, 37Мәтушелах, Ханох, Еред, Маһалалел, Кынан, 38Энош, Шет, Адәм, Адәм исә – Аллаһы углы.
موجودہ انتخاب:
Лүк 3: TtrBBL
سرخی
شئیر
کاپی
کیا آپ جاہتے ہیں کہ آپ کی سرکیاں آپ کی devices پر محفوظ ہوں؟ Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015