Аллаһы:
– Кешене Үз сурәтебездә, Үзебезгә охшатып яратачакбыз, – диде. – Кеше диңгездәге балыклар, күктәге кошлар, җирдәге хайваннар – җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек һәм хәшәрәтләр өстеннән, җир йөзе өстеннән хакимлек итсен!
Шулай итеп, Аллаһы кешене Үз сурәтендә,
Аллаһыга охшатып яратты.
Кешеләрне ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты.