YouVersion Logo
تلاش

Лүк 10

10
Җитмеш ике шәкертне хезмәткә җибәрү
1Хаким Гайсә, тагын җитмеш ике шәкерт сайлап, Үзе барырга җыенган һәр шәһәр һәм авылга Үзеннән алда аларны икешәр-икешәр итеп озатып җибәрде. 2Аларга Ул:
– Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз; шуңа күрә Үзенең ашлыгын урып алу өчен эшчеләр җибәрсен дип, ашлыкның Хуҗасына ялварыгыз, – диде. – 3Барыгыз! Мин сезне, бәрәннәр сыман, бүреләр арасына җибәрәм. 4Үзегез белән янчык та, биштәр дә, аяк киеме дә алмагыз һәм, сәлам бирү өчен, юлда тукталып тормагыз. 5Кайсы өйгә керсәгез дә, иң элек: «Йортыгыз имин булсын», – дип әйтегез. 6Анда иминлек сөюче кеше яшәсә, сезнең иминлегегез аның белән калыр; әгәр юк икән – үзегезгә кире кайтыр. 7Шул өйдә тукталыгыз; нәрсә бирсәләр, шуны ашагыз һәм эчегез, чөнки эшләгән кеше хезмәт хакына лаек. Өйдән-өйгә күчеп йөрмәгез. 8Кайсы да булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итәләр икән, алдыгызга нәрсә куйсалар, шуны ашагыз. 9Андагы авыруларны савыктырыгыз һәм аларга: «Аллаһы Патшалыгы инде сезгә бик якын!» – дип әйтегез. 10Әмма нинди дә булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итмәсәләр, аның урамнарына чыгып, болай дип әйтегез: 11«Аягыбызга сезнең шәһәрдә кунган тузанны да хәтта үзегездә кагып калдырабыз; шулай да белеп торыгыз: Аллаһы Патшалыгы инде бик якын!» 12Сезгә әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм шәһәренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр.
Тәүбәгә килмәгән шәһәрләр
13– Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Чөнки сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә кылынган булса, алар күптән инде тупас киемнәргә төренеп һәм көлгә утырып тәүбә итәрләр иде. 14Әмма кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр. 15Әй Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшәрсең син. 16Сезне тыңлаган – Мине тыңлаган, сезне кире каккан Мине кире каккан буладыр; Мине кире каккан исә Мине җибәргән Затны кире кага дигән сүз.
Җитмеш ике шәкертнең әйләнеп кайтуы
17Җитмеш ике шәкерт, шатлана-шатлана, Гайсә янына әйләнеп кайттылар һәм Аңа:
– Хакимебез, Синең исемеңне телгә алганда, безгә хәтта җеннәр дә буйсына иде, – диделәр.
18Ул исә аларга:
– Мин шайтанның яшен кебек күктән егылып төшүен күрдем, – диде. – 19Мин сезгә елан-чаяннарны һәм дошманның бар көчен салып таптарга кодрәт бирдем, сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас. 20Әмма рухларның сезгә буйсынуына түгел, ә бәлки исемнәрегезнең күкләрдә язылуына шатланыгыз.
Ата һәм Угыл
21Шулвакыт Гайсә, Изге Рухтан илһамланып-шатланып:
– Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы. Бу эшләрне, зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирүең өчен, Сиңа шөкрана кылам. Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды! 22Атам Миңа һәммә нәрсәне тапшырды. Угылның кемлеген Атадан башка һичкем белмидер, Атасының кемлеге дә Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкемгә мәгълүм түгелдер, – диде.
23Аннары шәкертләренә таба борылды һәм алар гына ишетерлек итеп:
– Сез күргәнне күрүче күзләр бәхетле! 24Сезгә әйтәм: күп пәйгамбәрләр һәм патшалар сез күреп торган нәрсәләрне күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр, һәм сез ишетеп торган нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр, – дип өстәде.
Шәфкатьле самареяле
25Менә канун белгечләреннән берсе урыныннан торды да Гайсәне сынарга теләп:
– Остаз! Мәңгелек тормыш насыйп булсын өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
26Гайсә аңардан:
– Канунда нәрсә язылган? Син аны ничек аңлыйсың? – дип сорады.
27Канун белгече:
– «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен көчең вә акылың белән ярат»#10:27 Карагыз: «Канун», 6:5. һәм «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»#10:27 Карагыз: «Левиләр», 19:18. , – диде.
28Гайсә аңа:
– Дөрес җавап бирдең; шулай эшләсәң – яшәрсең! – диде.
29Әмма канун белгече, үзен акларга теләп, Гайсәдән:
– Ә минем якыным кем соң? – дип сорады.
30Гайсә моңа болай дип җавап кайтарды:
– Бер кеше, Иерусалимнән Әрихәгә барганда, юлбасарлар кулына эләккән. Алар аның киемнәрен салдырып алганнар һәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр. 31Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма, ул шунда яткан кешене күргәч, юлның икенче ягына чыгып үтеп киткән. 32Шулай ук левиләрдән#10:32 Леви – Ягъкуб угылларының берсе. Леви токымыннан булган кешеләр (левиләр) генә Аллаһы әмере низегендә Аллаһы йортында рухани ярдәмчесе хезмәтен башкарганнар. дә берәү узып барышлый бу кешене күргән һәм ул да, юлның икенче ягына чыгып, аның яныннан китеп барган. 33Бер самареяле исә, үтеп барганда бу кешегә тап булып, аны бик кызганган. 34Янына килеп, яраларын шәраб белән юган һәм зәйтүн мае сөртеп бәйләгән; аны, үзенең ишәгенә атландырып, кунак йортына алып килгән һәм анда да аның хакында кайгырткан. 35Ә икенче көнне юлга чыгарга җыенганда, ике динар чыгарып, кунак йорты хуҗасына биргән һәм: «Аның хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайтканда түләрмен», – дигән.
36Сүзен йомгаклап, Гайсә:
– Шушы өч кешенең кайсысы, синеңчә, юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны була? – дип сорады.
37– Аңа шәфкать күрсәткәне, – дип җавап бирде канун белгече.
Шунда Гайсә аңа:
– Бар, син дә шулай эшлә, – диде.
Гайсә Мәрьям белән Марта янында
38Юлларын дәвам итеп, Гайсә белән шәкертләре бер авылга керделәр; Марта исемле бер хатын Аны үз өендә кабул итте. 39Аның Мәрьям атлы сеңлесе бар иде; ул, Хаким Гайсәнең аяк очына утырып, Аның сөйләгәнен тыңлады. 40Марта исә бик тырышып табын әзерләп йөри иде; шуннан ул, Гайсә янына килеп:
– Хакимем! Сеңлемнең бөтен эшне миңа калдыруына бер дә пошынмыйсыңмы? Әйт әле, булышсын миңа, – диде.
41Хаким Гайсә исә аңа:
– Марта, Марта! Син күп нәрсә хакында кайгыртасың һәм ыгы-зыгы килеп йөрисең, 42ә бит бары бер генә нәрсә кирәк. Мәрьям исә үзе өчен яхшырак нәрсәне сайлады, һәм ул аңардан тартып алынмас, – дип җавап кайтарды.

موجودہ انتخاب:

Лүк 10: TtrBBL

سرخی

شئیر

کاپی

None

کیا آپ جاہتے ہیں کہ آپ کی سرکیاں آپ کی devices پر محفوظ ہوں؟ Sign up or sign in